Туган тел (дүртенче вариант)

Мин халкымның чәчәк күңеленнән,
Бал кортындай, энҗе җыямын,
Җыямын да — җанлы энҗеләрдән
Хуш исле бер кәрәз коямын.
Шуңа да мин беләм тел кадерен:
Бер телдән дә телем ким түгел —
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,
Ким күрер тик аны ким күңел!

Туган тел (икенче вариант)

Мин халкымның чәчәк күңеленнән,
Бал кортындай, энҗе җыямын,
Җыямын да — җанлы энҗеләрдән
Хуш исле бер кәрәз коямын.

Тормыш күперләре

Тормыш күперләре караңгы төн икән,
Адашуың мөмкин ялгызың!
Дусны сайла гомерлеккә,
Ярым булсын мәңгелеккә.
Адаштырмый җитәкләүче булсын синең язмышың…

Тормыш дигәнебез шушыдыр

Зарлы хәлем тик зарлылар аңлар, Моңлыларга моңлы кушылыр, Күрәсең бит: тормыш дигәнебез, Тормыш дигәнебез шушыдыр. Кызганмадым үткән гомеремнең Кабатланмас матур чакларын, Күпме эзләсәм дә елларымның, Изге мизгелләрен тапмадым. Зарлы хәлем тик зарлылар аңлар, Моңлыларга моңлы кушылыр, Күрәсең бит: тормыш дигәнебез, Тормыш дигәнебез шушыдыр. Барысы да хәзер яңа мин(дә), Үткәннәрдә бәхет юк икән… Тормышымны бөтен үзгәртсәм … Читать далее

Тик-так килә сәгать

Тики-так, тики-тики-так, тики-так,
Килә сәгать, килә сәгать.
Тик-так, тик-так килә сәгать,
Вакыт чормап алды мине.
Алга чорнап алып очты,
Тыпырчынып, калдыр дидем.
Тыпырчынып, калдыр дидем.

Тигез картлык

Тигез картлык — нинди тирән мәгнә
Бу сүзләргә дуслар бирелгән
Сөярмен дип яшли биргән вәгдә,
Үткән гөмер бергә үрелгән