Кайчакта үзеңне бәхетсез тоясың:
Өметең гөлләрен җил өзә…
Нигә соң, нигә соң күренми Кояшым?
Тормыш ул — серле бер могҗиза.
Кайчакта үзеңне бәхетле тоясың:
Күңелне иркәләп, нур йөзә.
Бер җанга Кояшым ничекләр сыясың?
Тормыш ул — серле бер могҗиза.
Бәхетле минутлар, бәхетсез сәгатьләр
Барсы да мизгелдәй бер уза…
Нурыңны коеп кал, гомереңне тоеп кал:
Тормыш ул — серле бер могҗиза…