Теләгем

Син елмайсаң көн яшәрә,
Яшә шулай көлеп кенә,
Зифа каен кебек кенә,
Тормышка ямь биреп кенә.

Карашыңда көн яктысы,
Йөзең кояш кебек миңа.
Шул кояштай көлеп кенә
Яшә җылы биреп миңа.

Гөлгә сине тиңләр идем,
Язгы гөлләр иртә шиңә.
Нур сибеп яшә син җирдә (Моңлы җырдай яшә җирдә)
Яшә шулай көлеп кенә.

Оставьте комментарий