Салават күпере төсләре

Салават күпере җиде төс
Төсләрнең сайлыйсы кайсысын?
Әгәр дә бересен сайласам
Үпкәләтермен күк алтысын

Сарман (өченче вариант)

Сандугачлар гына кайда сайрый — 
Сарман буйларында тирәктә шул,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.

Сарман (беренче вариант)

Сандугачлар кунып кайда сайрый?
Сарман буйларында тирәктә шул,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.

Саба юлы

Карлар китү белән
Яткач яшел келәм,
Гөлгә күмелә саба яклары.
Шушы гүзәллекне
Кабат күрер өчен,
Күптән таныш юлдан атладым.

Саба ягым минем — Олыяз

Олыязым минем, туган авылым
Саба дигән матур төбәктә.
Олыязны килеп бер күрсәгез,
Мәңге калыр сезнең йөрәктә.