Олыязым минем, туган авылым
Саба дигән матур төбәктә.
Олыязны килеп бер күрсәгез,
Мәңге калыр сезнең йөрәктә.
Саба ягым минем — Олыяз,
Тагын килде сиңа моңлы яз.
Әткәм-әнкәм,
Тәүге мәхәббәтем,
Олы бәхетем син, Олыяз.
Урманыңа барсам, кураҗиләк,
Болыныңа барсам, җирҗиләк.
Басар өчен йөрәк ярсуларын
Чишмә суың ага челтерәп.
Саба ягым минем — Олыяз,
Тагын килде сиңа моңлы яз.
Әткәм-әнкәм,
Тәүге мәхәббәтем,
Олы бәхетем син, Олыяз.
Гомер буе читтә сагынып яшәп,
Йөрәкләргә сезнең кан сава.
Кайтыгыз сез безнең Олыязга —
Мадьяр суы үзе бер дәва.
Саба ягым минем — Олыяз,
Тагын килде сиңа моңлы яз.
Әткәм-әнкәм,
Тәүге мәхәббәтем,
Олы бәхетем син, Олыяз.