Салават күпере төсләре

Салават күпере җиде төс
Төсләрнең сайлыйсы кайсысын?
Әгәр дә бересен сайласам
Үпкәләтермен күк алтысын

Җиде төс җиде кат күкләрдә
Җиде төс кояшка салават
Җиде-ят белән син туганлаш,
Тик итмә туганың җиде-ят!

Салават күпере җиде төс
Төсләрне яңгырлар юалмас
Туганлык җепләрен өзмәгез
Киселгәч икмәкләр ялганмас!

Җиде төс җиде кат күкләрдә
Җиде төс кояшка салават
Җиде-ят белән син туганлаш,
Тик итмә туганың җиде-ят!

Салават күпере җиде төс
Тигез күр сайлама, берсен дә!
Салават күпере мәңгелек
Тик безнең гомерләр бер генә

Җиде төс җиде кат күкләрдә
Җиде төс кояшка салават
Җиде-ят белән син туганлаш,
Тик итмә туганың җиде-ят

Оставьте комментарий