Мәктәп еллары

Сагынып искә аласымны беләм
Кыңгыраулы мәктәп елларын.
Алда нинди язмыш көтсә дә мин,
Шул елларны, ахры, уйлармын.

Мәңгелек ут

Җыйнап сугыш серен,
Мәңгелек ут сөйли,
Сүзсез сөйли тарих ялкыны:
Исән калды микән,
Дөрләп янды микән
Сугышларда баткан таң кызы?

Мишәрем

Телең бозык, диләр миңа,

Тик ул минем туган телем.
Ата-бабалар яшәгән
Бөек дала туган илем.
Бөтен дөньяны тетрәткән
Халык минем бабаларым,
Бернәрсәдән курыкмыйбыз,
Без бит мишәр балалары.

Минем гәиләм

Уңган әткәем,
Уңган әнкәем
Тәмле аш, чаен
Тезә өстәлгә.
Кызык сүзләрдән,
Якты йөзләрдән,
Шаян күзләрдән,
Шатлык өстәлә.

Мин яратам җырларга

Баш очымда — калфагым,
Аягымда — башмагым.
Ничек инде җырламыйсың,
Минем бит шундый чагым.