Каеннар шаулый

Ал нурларга төренеп, кояш байый,
Үткән юллар килә күңелгә.
Җиңүләрне яулап алган көннәр
Онытылмаслар гомер-гомергә.

Кайт, Чыңгызхан

Чал даланың әче әременә
Бәсләр кунган җир-ана тыныннан.
Бөек дала ничә гасыр сыкрап,
Хәбәр көтәдер газиз улыннан.
Күпне күргән иске кәрван юлы,
Чакрым саен таштан чиркәүләр.
Тузан таптап ерак мәңгелеккә
Олы юлдан күпләр киткәннәр.

Көзге җыр

Мин көзге сукмактан
Мәктәпкә барам
Иелеп кулыма
Яфраклар алам.
Кайчандыр ямь — яшел
Үскән яфраклар
Кабызды учыма
Кызыл учаклар

Күбәләкле болонда

Унап йөри күбәләкләр, Гөлдән гөлләргә кунып. Серләшәләр күк, аннары Калалар тагын тынып. Күбәләккә суздым кулым, Алмакчы булдым тотып. Чәчкәдәге чыкны эчеп, Китте яңалан очып. Күбәләккә тимим әле, Очып йөресен, әйме. Аллы гөлле күбәләкләр Ямьләсен әле җәйне. Күбәләккә суздым кулым, Алмакчы булдым тотып. Чәчкәдәге чыкны эчеп, Китте яңалан очып. Кояш та нурларын сузып Карый миңа елмая. … Читать далее

Күбәләк (беренче вариант)

Болонда уйнап йөрдем,
Матур күбәләк күрдем.
Йөгереп янына килдем,
Әйдә, уйныйбыз, дидем.