Каршы чыгып алырбыз

Кырлар тынып йокога талганнар
Кар-буранны көтәләр.
Ак туннарын киеп куйганнар,
Кыш бабайны көтәләр.

Кайтыгыз, сыерчыкларым!

Таныйм язны тамчыларның
Тып та тып тамганыннан,
Сары чәчәкләрен аткан
Хуш исле талларыннан.
Таныйм язны каргаларның
Чөм кара канатыннан,
Сыерчыкларым да очып
Килер алар артыннан.

Кулда тальян гармун (беренче вариант)

Кулда тальян гармун,
Күңел тулы җыр, моң,
Безнең яшьлек сөю җырында.
Уйнап торса тальян,
Оҗмах, матур дөньяң,
Безнең яшьлек тальян гармунда.