Карама син йолдызларга
Карама син йолдызларга,
Алар бит берни белми.
Сөюен үзе белмәгән
Йолдыздан беләмени?!
Карама син йолдызларга,
Алар бит берни белми.
Сөюен үзе белмәгән
Йолдыздан беләмени?!
Ник текәлеп карыйсың,
Әллә мине таныйсың?
Сүзеңне дә әйтмисең син,
Күзеңне дә алмыйсың.
Карагат кара була,
Бөрлегән кызыл була.
Җилфер-җилфер җил исә,
Җитен тамырын җил кисә.
Егет үсә, кыз үсә, һай,
Егет күңелен кыз өзә.
Там, там, тамчы, там,
Тамганыңны яратам.
Синең тамганыңны карап,
Күңелемне юуатам.
Йомры матур тоягыңны
Дагаларбыз, юргам.
Кырач матур ялларыңны
Укаларбыз, юргам.
Өстеңдәге сылыуыңны
Төшерәле, юргам
Һайт, кара юргам,
Тайт, кара юргам.
Кара шомырт чәчәгендәй
Ап-ак синең йөзләрең.
Кара шомырттай кап-кара
Чын карашың күзләре.
Кара урман шаулый, ирек даулый,
Ирек даулый качкын егетләргә.
Кара урман төсле шаулый-шаулый
Дошманнарның көнен төн итәргә.
Сызылып киткән кара мыек, —
Әллә каралта микән?
Мыек астыннан елмая,
Әллә ярата микән?
Сиңа булган хисләремне
Тиңлим кайнар кояшка.
Җылытырмын, эретермен
Баткан булсан сагышка.