Җиде ятлар идек
Җиде ятлар идек кичә
Җиде юл чатларында.
Очраштык та, гүя очтык
Җиде күк катларына.
Көтеп торган безне сөю
Җиде юл чатларында.
Насыйп булган бит янарга
Мәхәббәт утларында.
Җиде ятлар идек кичә
Җиде юл чатларында.
Очраштык та, гүя очтык
Җиде күк катларына.
Көтеп торган безне сөю
Җиде юл чатларында.
Насыйп булган бит янарга
Мәхәббәт утларында.
Төнге күк гөмбәзе чалт аяз,
Йолдызлар сибелгән мәрҗәндәй.
Чүмечкә охшаган җидесе
Барыннан нурлырак җемелди.
Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк ямансу.
Жил буласым килә,
Талгын гына исеп,
Иркәлисем килә үзеңне.
Нур буласым килә,
Кояш нуры булып,
Балкытасым килә йөзеңне.
Без бәхетле идек синең белән,
Араларга җилләр керделәр.
Араларга җилләр керделәр дә
Ул синеке түгел, диделәр.
Иртән буран, кич тә буран,
Мамык шәлеңә уран шул,
Мамык шәлеңә уран.
Кигән киемең күрсәм дә,
Җаныем, бәгырем,
Үзең күргәндәй булам.
Язмыш миңа сине бүләк итте,
Яшьлегемнең тәүге язында.
Сөю гөле шулчак чәчәк атты
Мәхәббәтнең асыл таңында..
Назым, җаным, сине көттем, яр иттем, парлы канатым.
Сине бу кадәрле тик мин яраттым.
Кем әйтсә бер нахак сүз, ышанма — ялган,
Мәхәббәт сүзләре сөйли карашым!
Күзләреңә туры карап,
Сөю сүзен әйтимме?
Әллә инде мин бакчамда
Гәлләр бүләк итимме?
Бер учакта яныйк бергә
Дөрләп, сүнмәсен хисләр.
Еллар узса узсын, җаным,
Тик шиңмәсен ал гөлләр.
Алым жәл түгел сиңа,
Гөлем жәл түгел сиңа;
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаным жәл түгел сиңа