Җил буласым килә

Жил буласым килә,
Талгын гына исеп,
Иркәлисем килә үзеңне.
Нур буласым килә,
Кояш нуры булып,
Балкытасым килә йөзеңне.

Ай буласым килә,
Килә төннәреңдә
Яктыртасым барыр юлыңны.
Давыл булып, мәхәббәтем белән
Бөтереп алып китим үзеңне…

Давыл булып, бөтереп алып китеп,
Еракларга килә илтәсем.
Күзләреңә карап,
Сихри мизгелләрдә
Назларыңда килә йөзәсем.

Иркәлисем килә,
Чәчләреңнән сыйпап,
Күзләреңне синең күрәсем.
Кочагыңның кайнарлыгын тоеп,
Бәхет дулкынында йөзәсем…

Оставьте комментарий