Җаным (икенче вариант)

Язмыш миңа сине бүләк итте,
Яшьлегемнең тәүге язында.
Сөю гөле шулчак чәчәк атты
Мәхәббәтнең асыл таңында..

Аерылганда кузләремә кара
Кавышканда килеп кочып ал,
Бергә булыйк, иркәм, мәңгелеккә
Тик минеке генә булып кал…

Кузлэремне синнән ала алмыйм
Мин, матурым, сине яратам,
Бу дөньяда синнән кадерлерәк
Синнән якын кешем юк сыман…

Аерылганда кузләремә кара,
Кавышканда килеп кочып ал,
Бергә булыйк, иркәм, мәңгелеккә
Тик минеке генә булып кал…

Гомерлеккә аерылмыйк, дисең,
Мәхәббәтне кирәк сакларга,
Бергә булыйк, иркәм, мәңгелеккә
Алыштырма мине башкага.

Аерылганда кузләремә кара,
Кавышканда килеп кочып ал,
Бергә булыйк, иркәм, мәңгелеккә
Тик минеке генә булып кал…

Оставьте комментарий