Чын дустым

Кыен чакларымны хәбәр итмәсәм дә,
Үзе белеп килә чын дустым,
Ихластан сөенә хәлләрем яхшыга,
Үз итә ул мине чын дустым.

Өзгәләнмә

Язмышлардан язмышларга күчеп
Кемне, бәгърем, бүген эзлисең?
Үткәннәрне хаталарга бәйләп
Юлларыңда кемне күзлисең?

Үзем тапкан бәхет

Мин бит сине үзем эзләп таптым,
Ни өчен соң кочып сөймәскә?
Йөрәгемдә янган утлы хисләр
Синең өчен мәңге сүнмәскә?
Янган йөрәк, әйдә, яна бирсен,
Сөя белә, димәк, шашынып.
Бу дөньяда шулай яшәү рәхәт —
Бер-береңне торсаң сагынып.

Озак яшә, әнкәй, шатлык белән

Ап-ак чәчләреңне тарап үргән чакта
Уйлыйсыңдыр әнкәй безнең хакта.
Төбәп күзләреңне безнең кайтыр юлга
Көтәсеңдер инде һәрбер ялда.

Ана җыры (икенче вариант)

Бәхеткәйләр сагындырып кына
Шакый, диләр, өйнең ишеген.
Белгән догам укып эчтән генә,
Өй түремә элдем бишегең.

Көтәм сине (өченче вариант)

Сине көтәм, шәфәкъ шәүләседәй,
Офыккача сузылсачы хәбәр.
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
Кайтам, диеп, аваз салсаң әгәр.