Үзем тапкан бәхет

Мин бит сине үзем эзләп таптым,
Ни өчен соң кочып сөймәскә?
Йөрәгемдә янган утлы хисләр
Синең өчен мәңге сүнмәскә?

Янган йөрәк, әйдә, яна бирсен,
Сөя белә, димәк, шашынып.
Бу дөньяда шулай яшәү рәхәт —
Бер-береңне торсаң сагынып.

Иртән-кичен, көн дә синең белән,
Исләремнән бер дә чыкмыйсың.
Башкаларга киртә корып куйдым,
Хәзер син дә чыга алмыйсың.

Янган йөрәк, әйдә, яна бирсен,
Сөя белә, димәк, шашынып.
Бу дөньяда шулай яшәү рәхәт —
Бер-береңне торсаң сагынып.

Мин бит сине үзем эзләп таптым,
Диварларын ватып-җимереп.
Шуның өчен хәзер янып яшим
Бәхетләрен татып, сөенеп.

Янган йөрәк, әйдә, яна бирсен,
Сөя белә, димәк, шашынып.
Бу дөньяда шулай яшәү рәхәт —
Бер-береңне торсаң сагынып.

Оставьте комментарий