Илле биш яшь

Әкрен генә гомер үтә диеп
Борчыласың әткәй, син, юкка,
Дөнья мәшәкатең артса, әгәр,
Булышырга чакыр, онытма.

Безнең нәсел бик тиз картаймый ул,
Юкка гына сызлана күңлең.
Алла бирса, саулык кына булсын,
55 яшь әлләни түгел!

Бер уйласаң, безгә барсы җитә,
Дөнья иркен, шундый күңелле.
Яннарыңда әнкәй басып тора,
Яңа төшкән килен шикелле.

Безнең нәсел бик тиз картаймый ул,
Юкка гына сызлана күңлең.
Алла бирса, саулык кына булсын,
55 яшь әлләни түгел!

Бергәләшеп әткәй яшик әле,
Бар булганның рәхәтен күреп.
Ни сорасаң, Ходай шуны бирде,
Кайгы-хәсрәт төшмәсен берүк.

Безнең нәсел бик тиз картаймый ул,
Юкка гына сызлана күңлең.
Алла бирса, саулык кына булсын,
55 яшь әлләни түгел!

Оставьте комментарий