Кирәк түгел сагыш
Күз яшьләре түгеп,
Еллар үтте диеп,
Сагышланып утта
Яшәгәнмен көеп.
Күз яшьләре түгеп,
Еллар үтте диеп,
Сагышланып утта
Яшәгәнмен көеп.
Өстәлемдә ком сәгате
Санап ага минем гомерне.
Алдагысы булыр нинди?
Үткәннәре телә бәгырьне.
Кайттым туган якларыма
Җырчы кошлар кайтканда,
Кошлар моңына күмелеп,
Таңнар сызылып атканда.
Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Яшьлектәге кайнар хисләр
Бик азга җитә икән!
Сабам минем-гүзәл ягым,
Әкиятләрдәй бала чагым,
Сиңа гына тарта гел күңел.
Мишәләргә кайтуларым,
Сызлып таңнар атуларын
Бер күрүе — үзе бер гомер.
Сине күрдем чишмә буйларында,
Болыннардан кайтып барышлый.
Без кавышып, гомер юлларында
Яши алырбызмы ялгышмый?..
Алларыма ник чыктың
Кулларымнан ник тоттың,
Күзләремә серле карап,
Дөньяларың оныттың?
Сандугачлар китә инде,
Бик моңсу булыр инде.
Сайраулары күңелләрдә
Яңгырап торыр инде.
«Гүзәл дөнья, серле дөнья,
Дөнья түгәрәк!» — диләр.
Дөньяның бар ямен тоя
Парлашып яши кемнәр.
Моңлы көйгә мәгънә кертеп,
Сүзләр җырга кушыла.
Бер-берсен үсләп яшәргә
Насыйп ярлар кавыша.