Нигә? (беренче вариант)

Нигә күрдем, нигә яраттым мин, 
Нигә күңелемне яуладың? 
Нигә синең моңсу күзләреңнән 
Күзләремне ала алмадым? 

Мөнирәм

Яшьлегемә ямь бирә
Җан бизәгем, Мөнирәм.
Бер көн генә торми торсам
Саргаерга өлгерәм.
Әй, сыулым, Мөнирәм!
Кочак-кочак гөл бирәм.
Күзләремә бер кара син
Назларыңа тилмерәм.

Мин сине яратам (беренче вариант)

Вальс уйный. Таныш көй. Без икәү.
Бәхеттән бар дөнья әйләнә.
Тәннәрне, җаннарны — һәммәсен
Исерткеч мәхәббәт бәйләгән.
Бар дөнья бәхеттән әйләнә.

Ак каенны кочып елый Мәръям (Мәръям җыры)

Ак каенны кочып елый Мәръям.
Күз яшьләре тама ак тузга.
Ниләр булды икән, ниләр генә
Ун җидесе тулган бу кызга?