Үтәм әле урамнардан (беренче вариант)

Өфе урамнары матур,
Күңелгә күчкән яме.
Матурлык урамын ямьләп,
Тагын бер үтәм әле.
Өфе урамнары моңлы,
Җырга тулышкан мәле,
Өфенең җыр урамыннан
Бер җырлап үтәм әле.

Әтиемә (икенче вариант)

Бу дөньяда син бар чагында да
Кайнагандыр тормыш, кайнаган.
Бер карасаң, синнән мина, әткәй,
Мирас булып берни калмаган.

Күзләреңә карап туялмадым

Күзләреңә карап туялмадым,
Әйтә алмадым әйтер сүземне.
Минутларым еллар кебек озын,
Ярый әле йөрәк түземле.

Бу җирләрдән синсез китмим

Бу җирләрдән синсез китмим, китмим (китмәем мин)—
Йөрәгемнең шашкан бер мәле.
Шатлыкларга шатлык өстәлсә дә,
Бу дөньямның синсез ни яме?!
Бу җирләрдән синсез китмим, китмим (китмәем мин)…
Йөрәгемнең шашкан бер мәле.

Ак чишмә (икенче вариант)

Урчокырдан аккан Ак чишмәнең
Чыккан җиркәеңдә (җирләрендә) куш учак,
Тубыкланып, амин тоткан кебек
Салкын суын эчәм куш учлап.

Агыйделдә ак томан

Агыйделдә ак томан,
Параход тавышлары.
Дымлы керфекләр шикелле,
Ярында камышлары
Параход тавышлары.
Ярында камышлары
Дымлы керфекләр шикелле,
Ярында камышлары.

Юкка түгел, юкка түгелдер

Кая барма — җирдә матурлыклар,
Без — шул Җирдә туып үскәннәр.
Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит
Җиргә күпме килеп киткәннәр.

Дуслык, дуслык…

Юлларыма сиптең ак өметләр — 
Чакырды гел якты тараф мине. 
Дуслык, дуслык — гомер биргән дуслык (бүләк), 
Гомерләрдән артып калсаң икән (иде); 
Ерак йолдыз, якты йолдыз кебек, 
Сүнгәч тә, син балкып янса(ң) икән (иде).