Әниемнең матур гөлләре

Тәрәз каршысында, бакчада
Әниемнең матур гөлләре
Язлар җиткән саен елмаеп
Саләмлиләр әнием гөлләре.

Әнием гөлләрен өзмәгез!
Әниемне рәнҗетмәгез
Гөлләргә сулар сибегез,
Гөлләргә кибәргә бирмәгез!

Еллар аша матур гөлләрдән
Карый әниемнең күзләре
Саклап кына үстерәсе иде
Әнием утырткан гөлләрне

Әнием гөлләрен өзмәгез!
Әниемне рәнҗетмәгез
Гөлләргә сулар сибегез,
Гөлләргә кибәргә бирмәгез!,

Үсәрләр әнием гөлләре
Сөенешеп үсәрләр әле
Салкын җилләр килмәсләр әле
Гөлләремә тимәсләр әле!

Әнием гөлләрен өзмәгез!
Әниемне рәнҗетмәгез
Гөлләргә сулар сибегез,
Гөлләргә кибәргә бирмәгез!,

Оставьте комментарий