Көмеш туйлар

— Кемнәр үтте әле урамнардан,
Кыңгыраулар тагып, пар атта?
Күпме халык бәйрәм итә бүген,
Туйларың да торсын бер якта.

Җир йөзендә әкият бар

Таңда исеп куя җил,
Чал дулкынны куа җил —
Сөйлә, дип, әкият, җырла бер
Торналар турында җыр,
Гел тормышка үрелгән
Кыз турында,
Сугыш өзгән тынлык турында,
Яшьләй сынган канат турында…
Күкләрне иңләп, очалар иңрәп
Кәгазь торналар,
Ак кәгазь торналар.
Җир йөзендә әкият бар,
Җир йөзендә хәсрәт бар…
Хәсрәт ул кайчан да сүнми,
Күңелдә һич сүрелми,
Хиросима көлендә
Саклана ул,
Җырлый ана бишек җырында
Улларының бәхете турында…
Күкләрне иңләп, очалар иңрәп
Кәгазь торналар,
Ак кәгазь торналар.

Урам капкасы

Салкын җилләр ачып яба
Урам капкасын.
Ачып яба, эленмәгән аның келәсе.
Балам кайтыр бүген диеп,
Бәлки кайтыр төнен, диеп,
Яна сизгер ана йөрәге.

Солдат җыры

Соры шинель — түзем шинель,
Кояшларда уңамы?
Соры шинель кигән солдат,
Салкыннарда туңамы?

Рәхмәтле бул Аллага!

Күргәннәре-үткәннәрдә.
Күрәселәр-алда ла.
Язмышлардан узмыш булмас,
Рәхмәтле бул Аллага!