Җырым минем — җырым туганым
Юллар, диләр, җиңел җыр белән
Җыр туганым күптән минем дә.
Рухым көчле минем, йөрәгем нык шуңа
Кояш тотып торам иңемдә.
Юллар, диләр, җиңел җыр белән
Җыр туганым күптән минем дә.
Рухым көчле минем, йөрәгем нык шуңа
Кояш тотып торам иңемдә.
Җырладым мин моң-зарымны
Кичен кызлар тауында.
Сүттем шомлы уйларымны,
Син булмагач янымда.
“Кеше китә — җыры кала”, — диләр,
Бер җыр калсын әле бездән дә.
Ул җыр җанга шатлык булып керсен,
Кояш булып кунсын йөзләргә.
Һавада каурый болытлар
Аккош каурые сыман.
Безнең җырга туган якның
Бар матурлыгы сыйган.
Җәйге кичтә чыгам болыннарга —
Икәү генә йөргән җирләргә.
Ул вакытлар калды, микән ни соң
Инде сагынып кына сөйләргә?!
Безнең очрашулар,
Бик еш булмаганга
Күрешүне гел көтә күңел.
Сагынуларга түзмик,
Бер күрешү үзе,
Бер күрешү үзе — бер гомер.
Аның белән көлеп сүз башладым,
Көлеп җавап бирде.
Уйнап кына: «Чыгасыңмы?» — дидем.
Уйнап: «Ярар!» — диде.
Агыйдел агышлары,
Зифадыр камышлары.
Агыйделнең, бер сылуы
Йөрәгем сагышлады.
Кайгылар да баса алмас иде
Йөрәгемдә ташкан шатлыкны,
Гармун көйләрен ишетсәм,
Утырмыйм кул кушырып.
Үзем дә җырлап җибәрәм
Гармунчыга кушылып.