Әниемә бүләгем

Туган көнең котлап,
Ни бирим, әнкәем,
Кадерлем, газизем, күз нурым?
Әллә бар бүләктән
Кадерле булырмы
Җанымнан саркыган бу җырым…

Әнкәйгә

Чал чәчләрең тарап,
Ак яулыгым салдым
Дөньяларны тарткан
Иңнәреңә.
Синең куллар сөйсә,
Мин ышанам җирдә
Бөтен авырлыкны
Җиңәремә.

Әтиемә (өченче вариант)

Әти, бәгърем, бик еш искә төшә
Яннарыңда үскән чакларым.
Ул елларны күң(е)лем бик кадерләп,
Бәйрәм кебек күреп саклады.

Зурәткәем, зурәнкәем

Якты дөньяның яме алар,
Дип өйрәтә әткәй-әнкәй.
Безне сөеп назлап яшәсен
Гел зурәткәй һәм зурәнкәй.

Моң (икенче вариант)

Каян туа, каян килә моңнар,
Күңел түрләренә үтәрлек.
Сүнми һәм сүрелми торган булып,
Гасырларга барып җитәрлек.

Гастрольчелар җыры

Тәгәрмәчләр ярышы,
Машиналар тавышы,
Сәләм бирә танышлар
Иркен юлларда
Барган чакта көлешеп,
Барган чакта серләшеп
Барган чакта җырлашып
Гармун кулларда.