Гастрольчелар җыры

Тәгәрмәчләр ярышы,
Машиналар тавышы,
Сәләм бирә танышлар
Иркен юлларда
Барган чакта көлешеп,
Барган чакта серләшеп
Барган чакта җырлашып
Гармун кулларда.

Берни өчен көйми генә
Матур җырны көйли генә
Машиналар көйле генә
Юлдан бара бирсен генә
Җырла, күңел,
Көйлә, күңел!
Сагыш түгеп,
Күз яшь түгеп
Барма алга.
Уйчан йөзләр
Юлда кала килсен
Артта
Төшеп калсын!

Сезгә дигән җырларны,
Сезгә дигән уйларны
Гармун менеп уйнады
Сәхнә түренә.
Сезнең бүләк — алкышлар,
Сезнең күздә балкышлар
Нинди рәхәт тамаша
Безнең күңелгә.

Берни өчен көйми генә
Матур җырны көйли генә
Машиналар көйле генә
Юлдан бара бирсен генә
Җырла, күңел,
Көйлә, күңел!
Сагыш түгеп,
Күз яшь түгеп
Барма алга.
Уйчан йөзләр
Юлда кала килсен
Артта
Төшеп калсын!

Дөнья буйлапйөрүдән
Сезне ,дуслар, күрүдән,
Җырлап,уйнап,көлүдән
Бәхет табабыз.
Сезгә матур булырга,
Шат елмаеп торырга,
Яхшы тормыш корырга,
Теләп калабыз.

Берни өчен көйми генә
Матур җырны көйли генә
Машиналар көйле генә
Юлдан бара бирсен генә
Җырла, күңел,
Көйлә, күңел!
Сагыш түгеп,
Күз яшь түгеп
Барма алга.
Уйчан йөзләр
Юлда кала килсен
Артта
Төшеп калсын!

Оставьте комментарий