Сандугачым (беренче вариант)

Тынып кала кич булса
Тибрәнеп куана алар
Сайрар сандугач кунса

Сандугачым былбыл-гөлем,
Ник моңло синең җырың?
Нигә болай сайрауларың
Үзәкне өзә минем?..

Сандугачым,сайрар кошым,
Сайра син тынма гына.
Яңрасын туган ягымда
Тик якты моңнар гына.

Сандугачым былбыл-гөлем,
Ник моңло синең җырың?
Нигә болай сайрауларың
Үзәкне өзә минем?..

Мин үземдә яшим җирдә
Якты моңнарга тулып
Очам тормыш каршысына
Сары сандугач булып.

Сандугачым былбыл-гөлем,
Ник моңло синең җырың?
Нигә болай сайрауларың
Үзәкне өзә минем?..

Оставьте комментарий