Агыла да болыт агыла… (беренче вариант)

Агыла да болыт агыла
Таулар аша авылым ягына.
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына.
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Ни дип әйтсен: берни белми ул,
Хәбәре юк минем йөрәктән.
Мине бары чылатып үтте
Ак каеннар белән беррәттән…

Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына.
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Оставьте комментарий