Белми калдым (беренче вариант)

Белми калдым, күрми калдым:
Киттең… Хушлашмадың да.
Эзең генә калды миңа
Йөргән сукмакларыңда.

Кайсы коштыр, исемең белән
Сиңа кычкыра кебек;
Урмандагы һәрбер чәчәк
Сине юксына кебек…

Кая киттең? Кемнәр алды —
Давыллармы, сулармы?
Эзләреңдә — ромашкалар,—
Истәлегең шулармы?

Истәлеккә эзләреңдә
Зәңгәр гөлләр үсәләр.
Кемнәр мине юатырлар,
Гөлне карлар күмсәләр?..

Оставьте комментарий