Очрашу җыры (икенче вариант)

Сәлам булып яңгырасын
Моңлы җырыбыз.
Барыгызга да җитәрлек
Күңел җылыбыз.
Пар күгәрченнәр шикелле,
Пар күгәрченнәр шикелле
Гөрләшеп кенә яшәгез,
Тигез булыгыз.

Яшьлек иле

Яшьлек дигән илләр кайсы якта,
Әйтеп бирче миңа искән җил.
Туып үскән җирләремне беләм,
Туып үскән җирләремне беләм,
Белмим, кайда яшьлек дигән ил.

Очкан кошым бәлки син әйтерсең,
Яшьлек дигән илләр кай якта?
Ялан аяк йөгереп кайтыр идем
Юллар булса, әгәр шул якка.

Яратам (икенче вариант)

Мин фәрештә, Ходай мине җирдә
Сине саклар өчен яраткан.
Минем күзләр синең күзләреңдә,
Саф куңелең өчен яратам.

Син генә (икенче вариант)

Әгәр мөмкин булса, синең белән
Аерылмас идем бер көнгә.
Яннарымда гына тотар идем, иркәм,
Бирмәс идем бүтән беркемгә.