Курай (беренче вариант)

Курай, курай, ышанычлы дус та,
Сердәш тә син татар халкына.
Мәңге яшәр халык мәхәббәте
Җырга-моңга, чабыш атына.

Исән булсаң, әнкәй

Бүгенгедәй күз алдымда тора минем,
Әнкәй, синең назлы карашың.
Исән булсаң, очып кайтыр идем
Шәһәр белән авыл арасын.

Хаталар төзәлмәсләр

Сахраларга барган чакта,
Гөлләргә кагылырсың.
Кайларда йөри икән, дип,
Ярыңны сагынырсың.
Гөлләр, хуш исләр таратып,
Әйләндерер башыңны.
Яшьлек хаталарың өчен
Койма, җаным, яшеңне.

Хатирәләр — тулпар атларым

Таң ата да, көн дә кояш чыга,
Керфекләрен ачып, елмаеп.
Саба җиле чык суларын түгә,
Соңгы йолдыз сүнә моңаеп.

Сиңа атап җырлар яздым

Сиңа атап күпме җырлар яздым,
Кушып кайнар йөрәк хисләрен.
Бер җырың да миңа түгел, дигән
Сүзләреңнән әллә нишләдем.

Сагынам (икенче вариант)

Таш калада җилгә ялынам,
Алып кил, дип, чәчәк исләрен.
Мин аларны шундый сагынам,
Исләреннән таныйм төсләрен.