Үкенү (беренче вариант)

Юксынган чакларда,
Табынып хатларга,
Көттем бит мин сине, бик көттем.
Күрешер минутлар
Бик якын калганда,
Ятларга калдырып ник киттем?
Язмышым микән соң,
Ялгышым микән соң?
Соң инде син мине чакырма.

Җырым синең хакта

Арада ярлар… уртада агым —
Син аргы якта, мин бирге якта.
Шулай булса да минем җырларым
Гел синең хакта, гел синең хакта.

Үтәм әле урамнардан (беренче вариант)

Өфе урамнары матур,
Күңелгә күчкән яме.
Матурлык урамын ямьләп,
Тагын бер үтәм әле.
Өфе урамнары моңлы,
Җырга тулышкан мәле,
Өфенең җыр урамыннан
Бер җырлап үтәм әле.

Җиләкле аланым

Җәй җәйлеген итте — пеште җиләк
Их җыясы иде чиләк — чиләк!
Күптән юлым төшми шул аланга,
Еш җыенам, тик юлыгам сирәк.

Һаман яратам

Шик туса кинәт җаныңда әгәр,
Йә килсә сиңа куркыныч хәбәр
Мин йөргән яктан, ерак-ерактан,
Ышана күрмә, — һаман яратам.
Ашыга күрмә, ялгыштан саклан, —
Һаман яратам, һаман яратам!

Йолдызлы аяз күгеңне әгәр
Авыр болытлар каплап китсәләр,
Каршы искән җил капланса тынга,
Нык бул, син генә, тик син җанымда!
Бирешә күрмә сагышка, моңга,
Җанымда тик син, тик син җанымда.

Минем әни

Әнием мине ярата,
Җилкәмнән кочып сөя.
Шул чагында шатлыгымнан
Башым түшәмгә тия.
Минем әнием ягымлы,
Әнием иң сөйкемле.
Үсеп җиткәч, мин үзем дә
Булам әнкәй шикелле.

Озак яшә, әнкәй

Рәхмәт, әнкәй, фатыйхаңны бирдең,
Ак биләүгә безне биләдең,
Канатланып, көнне-төнне белми,
Бишек җырын җырлап көйләдең.

Хатым булсын бүләгем

Сүзләремнең иң кайнарын җыеп,
Әнием сиңа хатлар үрәмен.
Ал чәчәкләр өзеп бирә алмыйм,
Хатым булсын инде бүләгем.