Их, янасым килә…

Онытылып, бер янасым килә
Син кабызган сөю учагында.
Дөньяларны онытып
Югаласым килә,
Югаласым синең кочагында.

Чәчәк ат, Башкортстан!

Читләргә китәм дә, моңаям,
Туган җирне, илне сагынам.
Агыйдел, Каридел, Димемне,
Семемне, Өршәкне юксынам.
Юксынам Өфемне, Бөремне,
Дүртөйле, Яңавыл, Стәрлемне.
Төшләргә керә ул Ишембай,
Салават, Белорет, Күмертау…

Без — татарлар

Безнең татар — җырлы-моңлы халык,
Җыр-моң сеңгән безнең каннарга.
Җәлилләрең дарга барганда да,
Онытмаган соңгы дога итеп
Иң-иң моңлы җырын җырларга.

Онтылмаган икән…

— Онытылган сөйгән яр, — дип,
Үз-үземне юаттым.
Очраттым да көтмәгәндә —
Ут бөркелде йөрәгемә,
Гүя барсын югалттым.

Синең күзләр (беренче вариант)

Карадым да синең күзләреңә,
Әллә нишләп китте күңелем.
Серле бер кыл гүя чыңлап китте,
Йөрәгемнән моңнар түгелде.