Кыр казлары (беренче вариант)
Бүген таңда күрдем кыр казларын,
Көнчыгышка таба киттеләр.
Канат җилпи-җилпи каңгылдашып,
Тигез сафка тезелеп үттеләр.
Бүген таңда күрдем кыр казларын,
Көнчыгышка таба киттеләр.
Канат җилпи-җилпи каңгылдашып,
Тигез сафка тезелеп үттеләр.
Куаныч күле кайда? —
Идел буе тугайда.
Идел буенда йөрдек,
Куаныч күлен күрдек.
Илеш авылы кайда дисәң,
Тулган айның янында.
Бәхетле йолдыз астында,
Агыйдел буйларында.
Хәтфә урман буйларыннан
Йөрми микән кем генә?
Сиңа җыйган чәчәкләрнең
Ник алдың берсен генә?
Әллә туып-үстеңме син
Йолдызлар арасында?..
Йолдызларның нуры балкый
Күзеңнең карасында.
Язга җыр җырлый-җырлый
Биеп тора тал-тирәк.
Талларга кушылып биергә
Ашкынып тора йөрәк.
Ага чишмә сулары —
Бик салкын тамчылары.
Кайчанга кадәре барыр
Йөрәгем ярсулары?
Җырдан такыялар үрәм,
Үрәм сиңа бирергә.
Хыялыма чакырамын —
Җитәкләшеп йөрергә.
Синсез үтте инде күпме еллар,
Килде язлар кабат әйләнеп.
Көтмәгәндә сине очраттым мин,
Кулларыңда чәчәк бәйләме.
Син килдең каршыма
Чәчәкләрне кочып.
Син үзең, сылукай,
Гөлләрдән бер чәчәк.