Назларыңа сусадым

Басмаларда торам, аккан суга карыйм,
Елга булып вакытлар ага.
Төнге күккә карыйм, йолдызларны саныйм,
Ялгыз айдай гомерләр ага.

Гомерләр үтмәгән

Чәчәкләр сула дип, гомерләр уза дип,
Көз килде җиргә дип моңланма.
Кадерләрен белеп алтындай гомернең
Син яшәп калырга соңлама.
Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән,
Елыйбыз, көләбез — яшибез бит әле.

Бергә булыйк…

Кош булып очып килдем Казанга,
Сөйгән ярым, сине сагынып.
Сагындыңмы син дә, зарыктыңмы?
Моннан болай китмә калдырып!

Бер күрешү — бер гомер (беренче вариант)

Кил, бер күрешеп сөйләшик дисәң,
Идел-диңгезләр кичәр идем мин.
Таңнан уянып, карлыгач кебек,
Синең яныңа очар идем мин.

Ак җыр (беренче вариант)

Бар дөнья ак кына,
Күңелләр шат кына,
Коела, коела ап-ак кар;
Ак уйнак буранда
Без икәү урамда —
Бу ак төн гомерлек бер ядкарь.