Керәшен халкым минем

Керәшен халкым минем,
Җырларыңда синең,
Чишмәләрдәй чылтырап моң ага.
Шушы моңнар безгә
Гасырлардан килгән,
Ата-бабалардан җыр аша.
Керәшен халкым минем,
Яшә мәңге,
Җырларыңны сакла, моңыңны.
Җырларыбыз аша,
Моңнарыбыз аша,
Күрсен дөнья минем халкымны!
Чит җирләрдә йөрдем,
Күпме илләр күрдем,
Тик күрмәдем сезнең кебекне.
Әйтер өчен сезгә
Халкым, диеп, дуслар,
Җыяр идем сезне бер җиргә.

Каридел (икенче вариант)

Болын-кырлар аша килдек,
Елга-урманнарны кистек,
Гүзәл-сихри табигатькә
Без сокланып, без куанып.
Кара урман арасында,
Урынлашкан Кариделем
Дулкыннарын ярга бәрә
Көчле елгабыз Каридел.

Очар канатым

Очрадың да юлларымда,
Гел син хәзер уйларымда,
Аз гына күрмәсәм дә юксынам.
Ходаемнан бүләктер син,
Миңа шундый кирәк бит син,
Синнән башка тормыш юк сыман.

Каеннар янында

Нинди утта янганымны
Үзем генә белимме мин?
Нишләргә дип, киңәш сорап
Каеннарга киләмме (сөйлимме) мин?