Тузганаклар

Болын тулы моңсу тузганаклар,
Әйтерсең лә келәм җәйгәннәр.
Күз алдыма килә, төшләремә керә,
Икәү бергә йөргән җәйләүләр.

Өзмәдек без сары чәчәкләрне,
Карап йөрдек икәү тын гына.
Тузганаклар тузды, гомер аерым узды,
Сөюдән тик калды моң гына.

Ничә тапкыр әйттем үз-үземә,
Үткәннәрне бүтән сагынмыйм.
Тыштан салкынланам, эчтән дөрләп янам,
Шул юллардан үткән саен мин.

Әгәр юллар кире алып кайтса,
Синнән аерып киткән шул көнгә,
Яшәр идем сөеп, кадереңне белеп,
Бирмәс идем сине беркемгә.

Оставьте комментарий