Сөю кабатланмый

Бу дөньяда берни яңа түгел,
Бер-бер артлы бар да кабатлана.
Кабатлана көзнең салкыннары,
Һәм җилбәзәк яз да кабатлана…

Кабатлана, шулай кабатлана,
Гомерләрне еллар санап бара.
Бик аз гына үзгәрешләр белән
Шатлык-кайгылар да кабатлана…

Таң алдыннан сүнгән йолдызлар да
Кичләр җитү белән кабат яна.
Бу дөньяда берни яңа түгел,
Бу дөньяда бар да кабатлана.

Кабатлана, шулай кабатлана,
Гомерләрне еллар санап бара.
Бик аз гына үзгәрешләр белән
Шатлык-кайгылар да кабатлана…

Бөтнек нәрсә генә кабатланмый,
Кабатланмас кебек беркайчан да.
Кануннарга ябешеп яшәсәң дә,
Кануннарны санга сукмасаң да.

Син үзең дә кабатлый алмыйсың,
Хәтта бик-бик теләсә дә җаның.
Ул чак — сиңа минем беренче кат
”Мин яратам сине” дигән чагың.

Тик бер хәләт кенә кабатланмый:
Саф мәхаббәт кенә кабатланмый.
Саф мәхаббәт кенә кабатланмый…

Оставьте комментарий