Тәүге чәчәкләр

Артта калды тәүге сөю,
Синсез еллар үтәләр.
Минем сүзләр, минем күзләр,
Сине һаман көтәләр.
Язлар саен чәчәк өздем,
Мине гафу итегез.
Язлар саен кайтса кошлар,
Миннән сәләм әйтегез.

Тәүге мәхәббәт

Үткәннәрне эзләп кайттым тагы
Сагышларга җаным чорналды.
Кичке тальян моңы, яшьлегемнең чыңы
Йөрәгемне сыгып уралды.

Түзем бул, егет!

Күзләремә туры карадың:
— Бергә булыйк, — дидең, — гомергә!
Мин назландым, уйлап җавапны,
Син теләдең тизрәк белергә.

Сөю җырын җырла сөйгәнеңә

Сөю җырын җырла сөйгәнеңә,
Күңелләрең ихлас, саф икән.
Ул сөймәсә, әйдә, сөймәсен дә,
Сөюләрең әгәр хак икән.
Сөю җырын җырла сөйгәнеңә.

Сөю уты җанга кагылса…

Бал исләре килә чәчәкләрдән
Сәхраларда җәйнең таңында.
Яшь кызлардан пакьлек бөркеп тора
Саф тойгылар өстәп җаныңа.