Халкымның гүзәле

Чигүле алъяпкычларың
Бик килешә үзеңә.
Мәрҗән муенсаларыңнан
Нур сибелә йөзеңә.
Әй, гүзәлләрнең гүзәле,
Үзәкләрне өзмәле!
Килдем әле сиңа, иркәм,
Килдем әле, түзмәдем.

Шәрыкъ кызы

Дөньяда бер чибәрлегең син үзең дә
Беләсеңдер, беләсеңдер
Шуңа да син күзләреңнән йолдыз чәчеп
Көләсендер, көләсеңдер.

Таңсылу

Куктә — Зөһрәкәй,
Җирдә син чибәр.
Сокланып сиңа:
«Таңсылу!» — диләр.
Син чишмәдәй саф,
Син гөлдәй гүзәл!
Сине күрмичә
Нинди җан түзәр?!

Таң йолдызы

Таң йолдызы, маяк бул син
Юлда иркәмә;
Нурларың белән аны син
Назлап иркәлә!
Аның кайтып килүен мин
Бик көтеп калам;
Аның өчен чын йөрәктән
Ашкынып янам.

Ромашка (беренче вариант)

Ап-ак күлмәгеңне киясең,
Назлы җилгә башың иясең.
Син, ромашкам, гашыйк күңелгә
Юаныч һәм шатлык бирәсең.