Күзләреңдә күрәм

Күзләреңдә, иркәм,
Яшәү ямен күрәм.
Шатлык нуры синнән бөркелә.
Әле минем кебек,
Йөрәк серләреңнән,
Аңлый алмас иде беркем дә.

Кил, кил

Белсәң иде, сөйгәнем,
Ничек яна йөрәгем,
Сине генә уйлап,
Үтә минем көннәрем.
Синсез калган кичләрдә
Йоклый алмыйм һичләр дә,
Сынама, җаным,
Кертмә һич мине гүрләргә.

Кил генә түзәрмен

Хисләрдән калдылар тик сүзләр
Бәхеттән калды тик күз яше.
Барысын томаннар,
Томаннар йоттылар
Ничек соң, ничек соң түзәсең?

Их, мине, кыюсызны!

Елмайды, каршыма килеп,
Биергә кулын сузды, .
Кире кактым, яратсам да,
Их, мине, кыюсызны!
Лә-лә-лә…
Кире кактым, яратсам да.

Зөһрә җыры

Чыгасың да Идел ярларына,
Сөяләсең бөдрә талларына.
Чал Иделнең тәңкә дулкыннары
Тәгәрәп килә синең алларыңа.
Траля-ля-ля…

Иртәнге серенада

Күмелгәнсең ак мамык мендәргә,
Толымнарың җәеп син, иркәм.
Сине өзелеп сагынып,
Сөю белән янып,
Тәрәзәңне чиртәм мин иртән.