Зөһрә җыры

Чыгасың да Идел ярларына,
Сөяләсең бөдрә талларына.
Чал Иделнең тәңкә дулкыннары
Тәгәрәп килә синең алларыңа.
Траля-ля-ля…

Дулкын-дулкын йөрәк хисләремне
Сибәр идем синең алларыңа.

Чыгасың да урман аланына,
Сокланасың шомырт, баланына.
Кошлар моңына күмелеп шаулый урман.
Яфракларын коя алларыңа.
Траля-ля-ля…

Яфрак түгел, йөрәк хисләремне
Сибәр идем йөргән юлларыңа.

Оставьте комментарий