Әй, сандугач
Йөрәгемнең сулкып сызлаганын
Әгәр дә бит баса белгәндә,
Сабый чәчәкләр дә үксеп-үксеп
Елашырлар иде эргәмдә.
Йөрәгемнең сулкып сызлаганын
Әгәр дә бит баса белгәндә,
Сабый чәчәкләр дә үксеп-үксеп
Елашырлар иде эргәмдә.
Бурап-бурап карлар ява,
Ап-ак булды аланнар.
Тик кып-кызыл яулыкларын
Салмадылар баланнар.
Малай туды безнең. Нинди шатлык!
Икебезгә уртак бәхет таптык.
Үстерәбез аны исебез китеп,
Өф-өф итеп, еф-өф итеп.
Төшләремә җылы яңгыр керә,
Бәхеткәме аны юрыйсы?
Агыйделдә калдың яңгыр булып,
Кулларымда кулың җылысы.
Агым судай еллар узган саен
Үткәннәргә кайта күңелем.
Пилоткасын кырын салган килеш
Әти кайтыр төсле терелеп.
Ташлап киттең мине, көтмәгәндә
Ташлап киттең кайтмас җирләргә.
Тараталмас минем сагышымны
Кар-бураннар, ярсу җилләр дә.
Сугышка сез чыгып киткәндә,
Әле без калганбыз бишектә.
Инде һич оныта алмыйбыз
Без сезне ничек тә, ничек тә.
Урманчы булган Газинур
Урманнарга җырлап кергән
Ак каеннар арасында,
Кошлар моңын тыңлап йөргән.
Кызыл ефәк кебек җилфердәп,
Комсомолда үтте яшьлегем.
Хәзер инде ветеран булсам да,
Йөрәк әле һаман яшь минем.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Ауропаны саклап калган ирләр;
Хәтерлиләр, сезне данлы юллар,
Хәтерлиләр, сезне азат; илләр,