Сары күзле ромашкалар
Әле яңа гына миңа
Ак такыя үргән идең.
«Сине генә, сине генә
Сөям, бәгърем!» — дигән идең.
Әле яңа гына миңа
Ак такыя үргән идең.
«Сине генә, сине генә
Сөям, бәгърем!» — дигән идең.
Гөрләп акты кар сулары,
Ямьләнде тугай.
Ак болытлардан югары
Сайрады тургай.
Берни күренми урамда
Күз ачкысыз бураннан.
Чыгарсың кебек каршыма
Бураннар кочагыннан.
Киләм Идел буйларына
Идел буе күк томан.
Иделдә күк томан,
Күңелдә күк томан.
Мин сине юксынам.
Кил син иртән чишмә буйларына,
Бергә тыңлыйк аның агышын.
Челтер чишмә, бәлки, уртаклашыр
Күңелемнең моңын, сагышын.
Керим әле урманнарга,
Каеннар арасына;
Сөйлим әле моңнарымны
Сандугач баласына.
Таңны мактап талларда
Кошлар канат кактылар.
Тамчы гөлләр тибрәнеп,
Алкаларын тактылар.
Тормыш кочагында,
Икәү яшь чагында,
Бер-беребезне өзелеп сөйгәндә.
Алтын көз көнендә,
Басу киңлегендә
Утырттык без япь-яшь имәннәр.
Кайттым Идел буйларына,
Ярларына иелдем.
«Бәгърем» дип дәште миңа,
Һәр дулкыны Иделнең.
Күктә кояш, җирдә гөлләр,Алда юллар, юлда мин.Күктә йолдыз, җирдә ярым,Сөйгән ярым гөлгә тиң.Дөнья матур, дөнья киң! Күктә нурлар, җирдә дуслар,Дус янында кем ятим?!Куктә нурлар, җирдә шатлык,Җирдә бәхет гөлгә тиң.Дөнья матур, дөнья киң! Елгалардай еллар ага,Елгалар елларга тиң.Нинди чор бар, нинди ел барБез яшәгән елга тиң?!Дөнья матур, дөнья киң! Юллар үтәм, юллар үтәм,Юллар чиге кайда, дим.Нинди … Читать далее