Их, яшисе килә

Их! Яшисе килә
Тик матурлык тоеп,
Тик яхшылык эшләп кешегә.
Барысы да аңлап бетерми шул,
Донья фани, гомер бер генә…

Иң гүзәл кеше икәнсез

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Саба юлы

Карлар китү белән
Яткач яшел келәм,
Гөлгә күмелә саба яклары.
Шушы гүзәллекне
Кабат күрер өчен,
Күптән таныш юлдан атладым.

Нурлы Казаным

Чал тарыйхтан киләчәккә атлый
Горур калам нурлы Казаным
Киләчәккә юл күрсәтеп балкый
Якты маяк булып татарның!

Туган бусагадан башлана

Җирдә кеше бик күп юллар уза
Диңгез кичә, утка ташлана,
Тик онытмыйк шул юлларның башы
Туган бусагадан башлана!