Нурлы Казаным

Чал тарыйхтан киләчәккә атлый
Горур калам нурлы Казаным
Киләчәккә юл күрсәтеп балкый
Якты маяк булып татарның!

Тезелешеп кыр үрдәкләре йөзә
Энҗе суда Кабан күлендә
Тыныч булсын, һәрчак
Һәрчак кояш булсын
Казанымның якты күгендә

Яратабыз сине изге кала
Тукай җирен, Сәйдәш ватанын
Бик күпләргә илһам биргән кала
Тукай язган, нурлы Казаным!

Тезелешеп кыр үрдәкләре йөзә
Энҗе суда Кабан күлендә
Тыныч булсын, һәрчак
Һәрчак кояш булсын
Казанымның якты күгендә

Юктыр тирә якта сиңа җиткән
Күп милләтләр сине үз иткән
Айлап түгел көнләп үсә икән
Юктыр Казанымдай нур сипкән

Тезелешеп кыр үрдәкләре йөзә
Энҗе сулы Кабан күлендә
Тыныч булсын, һәрчак
Һәрчак кояш булсын
Казанымның якты күгендә

Оставьте комментарий