Соңардым

Көннәрнең, айларның, елларның
Исәбен хәтердән чыгардым.
Мин сиңа шулкадәр ашыктым!
Мин сиңа шулкадәр соңардым…

Мин беләм, син дә бит көткәнсең:
«Ул килер… Ул барыбер киләчәк!..»
Соңардым. Мин сизәм: гөлләрем
Үземнең учларда кибәчәк.

Үткәнгә уралса уйларым,
Айнымый интегә һәрбер сүз.
Син миңа шулкадәр кадерле!
Төн миңа шулкадәр кадерсез…

Мин беләм, син дә бит көткәнсең:
«Ул килер… Ул барыбер киләчәк!..»
Соңардым. Мин сизәм: гөлләрем
Үземнең учларда кибәчәк.

Каяндыр син йөргән яктан да
Туктаусыз яңгырый сыман моң:
«Мин сине шулкадәр сагындым!..»
Мин сиңа шулкадәр соңардым…

Мин беләм, син дә бит көткәнсең:
«Ул килер… Ул барыбер киләчәк!..»
Соңардым. Мин сизәм: гөлләрем
Үземнең учларда кибәчәк.

Оставьте комментарий