Көзге сагыш (икенче вариант)

Көз сәламен әйтеп җилләр исә,
Серле сагыш мили күңелне.
Суынмасалар да язгы хисләр,
Ярсу йөрәк бераз сүрелде.

Көзге җилләр әллә кагылды мы,
Үзәкләрем нигә өзелә?
Җырласам да язгы җырларым ны,
Көз моңнары анда сизелә.

Күрче әнә көзге яфраклар да
Өзелмәскә ничек тырыша.
Безгә мени җаным бирешергә,
Башны иеп сары сагышка?

Көзге җилләр әллә кагылды мы,
Үзәкләрем нигә өзелә?
Җырласам да язгы җырларым ны,
Көз моңнары анда сизелә.

Җәйебездә үтеп бара инде,
Уйлар күптән көзгә тартыла.
Күңел генә өметләнгән булып,
Язгы хыялына омтыла.

Көзге җилләр әллә кагылды мы,
Үзәкләрем нигә өзелә?
Җырласам да язгы җырларым ны,
Көз моңнары анда сизелә.

Оставьте комментарий