Сагыну җыры (сигезенче вариант)

Җәйге кичтә чыгам болыннарга
Икәү генә йөргән җирләргә.
Ул вакытлар калды микән ни соң,
Инде сагынып кына сөйләргә.

Ул көннәр, ул көннәр
Йөрәктә, йөрәктә.
Яратып яшәве
Кыен да, рәхәт тә.

Җаннарыма шифа була кебек,
Чишмәләргә карап моңайсам.
Кавышуга булган өметләрем
Яңаралар сине уйласам.

Сагынам, өзелеп,
Моңаям, уйланам
Кавышу көннәрен
Күзаллап юанам.

Җәйге кичтә ялгыз болыннардан
Моңлы җырлар гына җырлыйм ла.
Йөрәгемдә янган ялкыннарны
Җырлап басып булмый ла.

Уйлыймын мин сине
Көнен дә, төнен дә.
Иң якты йолдыз син
Күңелем түрендә.

Оставьте комментарий