Кара урман (икенче вариант)

Кара урман шаулый, ирек даулый,
Ирек даулый качкын егетләргә.
Кара урман төсле шаулый-шаулый
Дошманнарның көнен төн итәргә.

Кара күзем син

Яшьлегемне әсир (җәлип) иткән,
Әй, кара күзем.
Сакланачак йөрәгемдә кояштай йөзең.
Күзләремнең карасыдыр,
Әй, кара күзем.
Тыңларсыңмы җырларымны,
Кояштай йөзем