Ак Мәчет
Сач үргечем хәтфәдер лә,
Очларында тәңкәдер шул;
Минем җаныйны сорасаң,
Мәдрәсәдә хәлфәдер.
Сач үргечем хәтфәдер лә,
Очларында тәңкәдер шул;
Минем җаныйны сорасаң,
Мәдрәсәдә хәлфәдер.
Идел буйлап ак пароход килә.
Иркәм, миңа ак бәхетләр телә.
Ак пароход ялгызларны табыштыра,
Ак пароход йөрәкләрне кавыштыра.
Урчокырдан аккан Ак чишмәнең
Чыккан җиркәеңдә (җирләрендә) куш учак,
Тубыкланып, амин тоткан кебек
Салкын суын эчәм куш учлап.
Бер күрешү бер гомер дип
Дога кыла ак әбиләр.
Яңа төсмер мәгънә ала
Борынгы җыр, иске көйләр.
Авылыма ак бәхетләр юрап,
Ява кышның ап-ак карлары.
Айлы урамнарын кайтыйм урап —
Сагындырды гармун моңнары.
Сокланмый калып буламы
Яныгыздан үткәндә?
Онытырмын дип уйлама,
Еракларга киткәндә.
Инеш буе яшел чирәм,
Яши күз алларымда.
Кайткан саен сәлам бирәм
Аксубай талларына.
Агыйделдән күренеп тора
Актаныш басмалары шул;
Кызлар чәчен үреп салса,
Җилферди тасмалары.
Асыл ташлар, ефәк җепләр кушып,
Чиккән калфак-кызлар бизәге.
Ай алкалы татар сылуының
Күңеле саф, изге йөрәге.
Чанага да җиктер атны,
Бер әйләнеп йөреп кайтим.
Алып бирче кәгәз, кәләм,
Азаматка бер җыр язим.