Мин яратам сине, Татарстан

Мин яратам сине, Татарстан!
Ак карларың барга яратам.
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың барга яратам.

Тәрәзләрдән балкыр утлар белән
Каптыр төнең өчен яратам.
Җан эретә торган әнкәм теле
Татар телең өчен яратам.

Арыш кырың, урманнарың өчен,
Җәйләүләрең өчен яратам.
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.

Мин яратам Әлмәт, Яр Чаллыны,
Киң күңелле Казан каласын.
Илем букетында, Татарстан,
Ал канәфер булып янасың!

Оставьте комментарий